Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.12.2015

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылганТатарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасы белән бәйле вазгыятьтән башлады. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2016 елның башыннан алып төзелештә 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 28 очракта сәламәтлеккә авыр зыян ясалган, 16 очрак фаҗигале төстә тәмамланган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан быел 1447 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 698 беркетмә төзелгән.
2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада гомуми мәйданы 6 млн кв метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бу 253 770 гражданның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2015 елда мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын, мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы тәмамлануы турында бәян итте.
Моннан тыш, ТР Газлаштыру фонды 2015 елгы барлык программаларны үтәде. Алар - авылда су белән тәэмин итүне яхшырту, җылыту системасын хосусый казаннарга алыштыру, авыл урамнарын яктырту.
Сыер абзарларын һәм яшелчә саклау урыннарын ремонтлау, силос-сенаж траншеялары төзелешенә килгәндә, 2015 ел программасы буенча 265 сыер абзарында капиталь ремонт үткәрелгән, 133 силос-сенаж траншеясы төзелгән, 16 яшелчә саклау урыны ремонтланган. Бу юнәлешләр буенча эшләр төгәлләнгән, заказчылар күрсәтмәләре үтәлә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20