Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Татарстанда праймеризда катнашучылар теледебатлары старт ала

 Бүген Татарстанда "Бердәм Россия" беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның беренче тапкыр теледебатлары старт ала. 19.00 сәгатьтә праймеризда катнашучы 6 кеше «Яңа гасыр» телеканалы студиясендә телевизион камералар каршында очрашачак. Фикер алышу өчен тема - "Социаль-икътисади үсеш: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары".

Теледебатларда "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова, пенсионерлар Рәшит Бариев һәм Линар Сафин, «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, вакытлыча эшләмәүче Людмила Каня һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Аюпова катнаша.

Татарстанда барлыгы алты дискуссия мәйданчыгын оештыру һәм үткәрү планлаштырылган. "ТНВ" каналында дебатлар алга таба 14 майда 19 сәгатьтә һәм 15 майда 20 сәгатьтә узачак, ә «Эфир» да - 16-18 майда 18.00 сәгатьтә.

Беренчел тавыш бирү 22 майда узачак, дип искәртә "Бердәм Россия" БСП ТТБ матбугат секретаре Наталья Лукина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20