Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2015

Татарстанда “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде

Казандагы "Корстон" комплексында уздырылган “Без булдырабыз! Без бергә!” республика иҗтимагый форумы кысаларында “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте булдырылды. Яңа хәрәкәтнең төп максаты – Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә әзер татарстанлыларны берләштерү.

Форумда Татарстан иҗтимагый оешмаларының 250дән артык вәкиле катнашты. Аның кысаларында 3 тематик мәйданда фикер алышу оештырылды: “Стратегия – 2030”, “Иҗтимагый киңлек үсеше” һәм “Татарстан: Эшлә. Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр”. Форумның пленар утырышында нәтиҗәләр ясалды. Иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе буларак, чарага җыелган иҗтимагый оешмалар вәкилләренең Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе положениеләрен хуплавын билгеләп узарга була. “Безнең мәйданда “Стратегия – 2030” стратегиясе хупланды һәм расланды, – диде үзенең чыгышында Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыкова. – Безнең тәкъдим-фикерләрне ишетүләре һәм хуплаулары, чыннан да, бик мөһим. Бергә булганда гына без аларны гамәлгә ашыра һәм якты киләчәккә өметләнә алабыз”.

Форумның пленар утырышында ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев та катнашты. Ул республика тормышындагы бүгенге уңай күренешләрне билгеләп узды һәм Татарстанның киләчәк үсеше өчен берләшү зарурияте турында әйтте. “Миңнеханов стратегиясе һәр татарстанлыны киң перспективалар һәм гарантияләр белән тәэмин итә. Соңгы 5 елда республика төп социаль-икътисади юнәлешләрдә үзенең алдынгы урынын ныгытты. Бүген, илебездә күзәтелә торган катлаулы чорда, Татарстан үсешен саклап калу өчен берләшү тагын да зуррак әһәмияткә ия”, – дип ассызыклады Лаврентьев.

“Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтен булдыру инициативасы ТРның киләчәк үсешенә үзеннән өлеш кертергә теләүчеләрне берләштерәчәк.

Шунысы да мөһим: әлеге хәрәкәтнең барлыкка килүе турында игълан ителгәнче үк, аның турында фикер алышу, уставын эшләү, җитәкче органнар сайлау буенча актив эшчәнлек алып барылган. Шулай ук иҗтимагый хәрәкәтнең норматив документлары расланган, җитәкче һәм координацион органнар әгъзалары сайланган.

“Стратегия – 2030” проекты – республиканың ни рәвешле үсеш алуы, социаль-икътисади юнәлешнең кайсы өстенлекле яклары сайлануы өстендә эшләү ул. “Президент белән бергә” хәрәкәте кысаларында республикабыз лидеры формалаштырган инициативаларны халыкка җиткерү төп максат булырга тиеш. “Президент белән бергә” – республикабызның стратегик үсешендә катнашуны максат итеп куйган кешеләр хәрәкәте”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов.

Бер үк вакытта “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең беренче утырышына әверелгән бүгенге форум резолюция төзү белән тәмамланды. Анда, аерым алганда: “Һәрберебез кайчан да булса, республика уңышларында минем дә өлешем бар, дип әйтә алсын иде”, – диелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20