Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

Татарстанда "Россия чаңгы юллары"на 150 меңнән артык кеше чыгачак

Татарстанда 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышында 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Бүген бу хакта Россия спорт министры Виталий Мутконың физик культура һәм спорт өлкәсендә төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышына әзерлек мәсьәләләренә багышланган видеоконференция барышында мәгълүм булды. Видеоконференциядә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. "Россия чаңгы юллары"н нәкъ менә февраль аенда үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Ул чаңгы спорты, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерүче старт. Быел ярышлар аеруча истәлекле вакытта уза. Тиздән Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә бер ел тула", - диде В.Мутко. Бүген профильле төбәк органнары җитәкчеләре Россия спорт министры каршында Федерация субъектларында "Россия чаңгы юллары"н үткәрүгә әзерлек барышы турында хисап тотты. Чаңгы ярышларына әзерлекне оештыруга әзерлек: аны үткәрү урыны һәм вакыты, фаразланган катнашучылар саны, судьялар составы, ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар хакында сөйләделәр.  "Рәсми рәвештә белдерелгән Казаннан тыш, ТР Хөкүмәте карары белән, республикада "Татарстан чаңгы юллары" да үткәрелә. Ел саен Казанда 20 меңнән, ә барлык шәһәр һәм районнарда 150 меңнән артык кеше катнаша. Бүгенге көндә катнашучыларны теркәү башкарыла. Төрле учреждение һәм предприятиеләрдән тыш, ел саен үз теләкләре белән катнашучылар саны да арта", - дип сөйләде Х.Шәйхетдинов. Аның сүзләренчә, быел "Россия чаңгы юллары"нда Татарстанның төрле вузлары студентлары активрак катнашачак. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да ярышларда катнашуы көтелә. "Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләренең хакимият җитәкчеләре дә быел чаңгыга басачак, - дип белдерде министр урынбасары. - Бездә чаңгы ярышлары өчен уңай һава торышы көтелә - 10 градус салкын булачак". Шәйхетдинов РФ спорт министрына бүгенге көндә республикада шактый чаңгы базалары эшләве хакында да сөйләде. Россия чаңгы спорты федерациясе ярдәме белән республикада чаңгы спорты актив үстерелә. Күптән түгел Татарстан спортчыларының XXVII Бөтендөнья кышкы Универсиадасында җиңүе шуны раслый. "Кичә без ТР Президенты һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры белән очраштык. Очрашу темасы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм республикада спортны үстерү проблемаларына кагылды. Белүемчә, сездә коллегия әзерләнә, шуңа да спорт җәмәгатьчелегенә рәхмәт белдерәсем һәм сезгә яңа уңышлар телисем килә", - дип белдерде Мутко җавап сүзендә.  Видеоконференция азагында Виталий Мутко төбәкләрне ярышларны җаваплы һәм кызыклы итеп үткәрергә өндәде. Беренче тапкыр "Россия чаңгы юллары"на килгән кешедә анда ел саен катнашу теләге туарга тиеш. Искәртеп узабыз: 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышы 8 февральдә 71 төбәктә узачак. Ярышларда 1,5 миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20