Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.09.2015

Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеге ачыла

Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеге ачыла Казанда кичә “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында “Татарстан Республикасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеген булдыру турында” ниятләр турында протоколны имзалау тантанасы узды. Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәдәният министры Владимир Мединский имзалады.

ТР Министрлар Кабинетында узган протоколны имзалау тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР мәдәни һәм тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Илдар Халиков искә төшергәнчә, “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” оешмасы Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елның 29 декабреннән булган (№1710) Указы белән булдырылган. Татарстанның шулай ук бай тарихи үткәне бар, дип ассызыклады ул.

“Республиканың тарихи үткәнен мәңгеләштерү буенча чара – бу безнең Ватаныбызның тарихи язмышына, бабаларыбыз мирасына хөрмәт күрсәтүне белдерә”, - дип өстәде ул, һәм кичә Казанда ачылган Халыкара реставраторлар съезды шулай ук үткәнгә зур кызыксыну турында сөйли, дип билгеләде.

Владимир Мединский “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” оешмасы башкара торган эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, бу хәрби-тарихи фестивальләр, зур эзләү лагерьлары оештыру һәм башкалар.

“Бу проектларны без Татарстан бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашыра алыр идек. Татарстанда “Россия хәрби-тарихи җәмгыять”нең төбәк бүлеген булдыру инициативасын хуплыйм”, - дип йомгаклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20