Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2015

Татарстанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды

Татарстанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылдыКичә Казанда “Туган авылым” комплексында Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеген рәсми ачу антанасы уздырылды. Чарада Ассоциация президенты Марат Кабаев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе беренче вице-президенты, оешманың башкаручы директоры Айдар Шаһимәрданов, шулай ук Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең вице-президенты һәм Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов катнашты.

Р.Габдрахманов аңлатма бирүенчә, Ассоциациянең максаты – мөселман бизнесменнары консолидациясе, бизнес-проектларны этәрү, инвестицияләр җәлеп итү, хакимиятнең барлык органнары белән дә хезмәттәшлектә булу. Моннан тыш, Татарстан бүлегендә бизнес нигезләренә өйрәтү ниятләнә.

“Безнең оешма Россия эшмәкәрләренә, беренче чиратта, берләшү, бөтен ил буенча үз бизнесларын күрсәтү һәм сөйләү мөмкинлеге бирә. Владивостоктан безнең мәгълүматлар базасына эләккән бизнесмен үз товарларын һәм хезмәтләрен Калининградтан алып Камчаткага кадәр тәкъдим итә ала”, - дип ассызыклады Айдар Шаһимәрдәнов.

Татарстан бүлеге Ассоциациянең беренче вәкиллеге булып тора. Быел Ассоциация бөтен Россия буенча 50ләп вәкиллек ачарга планлаштыра. Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, бер айда 5-6 төбәк бүлеге ачылачак.

Бүгенгә Татарстан вәкиллеге 150 әгъзадан тора, анда физик һәм юридик затлар да бар. Айдар Шаһимәрдәнов сөйләвенчә, Ассоциация әгъзалары бары тик мөселманнар гына була ала, ә исламда тыелмаган эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче барлык оешмалар да аның партнерлары булырга мөмкин. Физик затлар өчен ассоциациягә керү 5 мең сумга төшәчәк һәм ай саен 1 мең сум күләмендә айлык кертем каралган. Юридик затлар өчен анда керү 50 мең сум булса, айлык кертем – 5 мең сум күләмендә.

“Без мөселманнар буларак, башка кешеләргә нинди юнәлештә эшлибез һәм ничек яшәвебез турында белдертәсебез килә”, - диде Марат Кабаев.

Радик Габдрахманов белдергәнчә, Татарстан вәкиллеге республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында үз бүлекләрен ачарга ниятли. Моннан тыш, вәкиллек төрле конференцияләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрәчәк. Бүлек халыкара ифтар үткәрергә планлаштыра.

Татарстан бүлеге яшьләргә зур игътибар бирәчәк.

Татарстан бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ассоциация Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә тора.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20