Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2016

Татарстанда Россиянең Төньяк диңгезләрен өйрәнергә теләүчеләрне эзлиләр

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Россиянең Төньяк диңгезләрен өйрәнү экспедицияләренә кандидатлар сайлауның башлаунуы хакында игълан итте. Яшь буын вәкилләре арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыру һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләүгә нигезләнгән чарада катнашу − бушлай. 
Экспедициядә 18-25 яшьлек татарстанлылар катнаша ала. Кандидатның республика югары уку йортларындагы экология, биология, география яки геология факультеларының берсендә көндезге бүлектә укуы, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуы шарт. Экспедициягә барачак кешеләрне сайлап алуда иҗтимагый-экологик оешманың актив әгъзасы булу, спорт чараларында, югары уку йортындагы чараларда актив катнашу таләпләре дә бар. Чит ил теле белү дә уңай бәяләнә. 
Экспедициядә катнашырга теләүчеләр заявкаларын 15 июньгә кадәр Elena.Gilmizyanova@tatar.ru, Damir.Valiullin@tatar.ru электрон адресларына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны (843) 2676811 номерлы телефон аша белергә мөмкин. 
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20