Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Татарстанда сабан культуралары ниятләнгән мәйданның 74 процентында чәчелгән

12 майга Татарстан буенча сабан культураларын чәчү 1317,6 мең гектарда башкарылган, бу ниятләнгән мәйданның 74 процентын тәшкил итә. Узган елның әлеге көненә бу күрсәткеч 1049,8 мең гектар булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бу эштә аеруча Зәй районы игенчеләре алда бара (49,5 мең га яки фаразга карата 97 процент). Арча (49,2 мең га  яки 74 процент), Азнакай (48,4 мең га яки 74 процент), Буа (48,4 мең га яки 80 процент) хезмәтчәннәре дә калышмый.

Республика буенча бөртекле сабан культуралары 883,9 мең га яки фаразга карата 84 процентта чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае - 341,4 мең га, арпа - 351,7 мең га, солы 59,5 мең га, бодай 53 мең га мәйданны били. Орлык кукурузы 69 мең, силоска 47,1 мең гектарда чәчелгән.

Рапс 44,8 мең, ә көнбагыш 81,4 мең гектарны биләгән. Шикәр чөгендере 57,5 мең гектарда чәчелгән, ә бәрәңге 1,4 мең гектарда утыртылган. Бер еллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 185,5 мең гектарда чәчелгән.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20