Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2015

Татарстанда салкынча һава торышы саклана, томан көтелә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава була. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Кайбер районнарда төнлә томан төшәчәк.

Төнлә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, көндез 8-13 градус җылы һава торышы көтелә. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, төньяк-көнчыгышта салкынчарак булачак.

Казанда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 1 градус салкыннан алып 1 градуска кадәр җылы, көндез 9-11 градус җылы булачак.

20 апрельгә каршы төндә болытлы һава, яңгырлар явып узачак. Термометр баганалары 1 градус кадәр җылыны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20