Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев бәян итте. Аның сүзләренә караганда, быел да икеайлык барышында күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган рөхсәтсез урыннардагы чүплекләр турындагы мәгълүмат “Татарстан Республикасының экологик картасы” геомәгълүмати системасына онлайн режимда урнаштырылып, муниципалитетлар көн саен бу мәгълүмати ресурс ярдәмендә экологик вазгыятьне контрольда тота алачак. Моннан тыш, инспекторның мобиль автоматлаштырылган эш урыны (АРМ) дигән программа эшләтеп җибәрелгән. Аның ярдәмендә ачыкланган хилафлыкны урында фотога төшереп, модераторга юлларга була.

Министр әйтүенчә, табигатьне саклау өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклау һәм аларга юл куймау максатыннан, җир өсте һәм һава транспорты, квадрокоптерлар һәм пилотсыз очу аппаратлары, координаталарны 10 см.га кадәр төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә торган иярченле геодезик алгычлар файдаланылачак.

Фәрит Абдулганиев быел икеайлык барышында су саклау зоналарындагы һәм сулыклардагы хилафлыкларны ачыклауга һәм бетерүгә аеруча зур игътибар юнәлтеләчәгенә басым ясап, моның өчен катерлар, “Фламинго” экоаналитик судносы, күчмә лабораторияләр җәлеп ителәчәк, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, суда күчмә штаб – күзәтчелек чаралары үткәрү, су үрнәкләрен алып, заманча җайланмалар ярдәмендә оператив анализлау өчен судно булдыру ниятләнә. Иң беренче чиратта, Идел, Чулман, Нократ елгаларында мониторинг уздыру күздә тотыла.

Министр халык белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын, санитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843) 267-68-67 номерлы “кайнар линия”се, ТР дәүләт порталындагы “Халык контроле” һәм “Мәктәп экопатруле” системалары буенча кабул ителә, диде.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров китергән мәгълүматларга караганда, былтыр татарстанлылардан 100ләп мөрәҗәгать кабул ителгән. Әлеге мөрәҗәгатьләр эшкәртелеп, закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗәдә, салынган гомуми штраф күләме 1 млн сумнан артып киткән, шуның 500 меңләбе түләттерелгән. Табигатьне саклау өлкәсендәге законнарны бозу очраклары турында оператив мәгълүмат ирештерүчеләргә гомуми 200 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылган.

Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, быел санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган җыештыру өмәләрендә катнашкан иң актив гражданнарны, гаиләләрне, мәктәпләрне, вузларны, предприятиеләрне, идарәче компанияләрне, районнарны билгеләп үтү планлаштырыла.

Быел Казанда шимбә өмәсен үткәрү буенча төп мәйдан буларак Бишбалта бистәсе сайланган. “Шимбә өмәсе кысаларында апрельнең икенче яртысында территорияләрне чистарту һәм наратлар утырту эшләре башкарылачак”, – диде министр. Ул былтыр санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган җыштыру акцияләрендә, өмәләрендә 700 меңләп татарстанлы катнашуын, 361 мең куб.м төрле чүп-чар җыеп, полигоннарга чыгарылуын, 351 мең төп куак һәм агач утыртылуын, бу эшләргә 8,8 меңләп техника җәлеп ителүен искәртте.

Республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы билгеләп үткәнчә, былтыр икеайлык барышында күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 7 мең очрагы беленгән, 4 меңләп протокол төзелгән. Нәтиҗәдә, 141 предприятие һәм оешма, 1071 вазифаи һәм 3128 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Гаеплеләргә карата 26,5 млн. сумлык штраф салынган, 80 материал прокуратура органнарына тапшырылган.

Фәрит Абдулганиев шунысына да игътибарны юнәлтте: ачыкланган хилафлыкларның 98 проценты икеайлык кысаларында юкка чыгарыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Нурлат, Саба, Спас, Актаныш, Теләче, Лениногорск районнарында бу күрсәткеч 100 процент дәрәҗәсендә булган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20