Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2017

Татарстанда санкцияләнмәгән чүплекләрнең 85 проценты юкка чыгарылган

 

Татарстанда 15 майга санкцияләнмәгән чүплекләрнең 85 проценты юкка чыгарылган. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә. 
 
Вертолетта республика биләмәләрен әйләнеп узганда экологлар чираттагы канун бозу очрагына тап булган. Кама-Тамагында яшәүче берәү чүпне кырга илтеп түккән. Ул әлеге урынны санитар-экологик нормаларга туры китереп чистартырга тиеш була. Моннан тыш аны Россия Федерациясе Административ хокук бозу кодексының 8.2 нче маддәсе буенча, экология һәм санитар-эпидемиология таләпләрен санга сукмаган өчен җаваплылыкка тартачаклар.

 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20