Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2017

Татарстанда #СәламәтТатарстан шәһәр квестлары узачак

7 нче апрельдән 9 нчы апрельгә кадәр «Сәламәтлек сессиясе» төбәгара проекты кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында #СәламәтТатарстан шәһәр квестлары үтәчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Квест — ул массакүләм чара. Ул югары уку йортлары һәм урта һөнәри уку йортларының яшьләр отрядлары арасында узачак. Аларның һәркайсы 5 чарадан да кимрәк булмаган шәхси исәп картасына ия булырга тиеш. Квест яшьләрнең игътибарын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтү максатыннан уздырыла. Квест нәтиҗәләре «Татарстанның үзиреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге"нең Вконтакте челтәрендәге төркемендә урнаштырылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!