Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.07.2015

Татарстанда социаль программаларны финанслауны кыскарту ниятләнми – Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстанда, РФның кайбер башка субъектларыннан аермалы буларак, кризиска бәйле рәвештә бер генә социаль программаны финанслау да кыскартылмаган.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 2015 елның беренче ярты еллыгындагы эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

“Мәскәү өлкәсе кайбер категория кешеләр өчен җәмәгать транспортында йөрүгә ташламаларны гамәлдән чыгарды, - дип мисал китерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без әлегә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнмәдек һәм бу республикабыз Хөкүмәте кабул итә алган иң ахыргы чара дип саныйбыз. Өстәвенә, бюджет  шундый итеп эшләнгән ки, без беренче ярты еллыкны азрак югалтулар белән тәмамлыйбыз. Эшләүче предприятиеләрнең табышлары шактый җитди, табышка салымнан керемнәр бераз кимеде, әмма исәпләнгән күләмдә. Икенче ярты еллыкта бу өлкәдә уңышлы көндәшлек итәрбез дип саныйм”.

Республикада социаль программаларны финанслауны кыскарту ихтималлыгы турындагы сорауга җавап биреп, ТР Дәүләт Советы Рәисе: “Әлегә планлаштырмыйбыз”, - диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20