Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.08.2016

Татарстанда соңгы ярты елда бәяләр 3 процентка үскән - Татарстанстат

2016 елның июлендә Татарстанның кулланучылар базарында бәяләр 0,6 процентка арткан. 2015 елның декабреннән 2016 елның июленә кадәр бәяләрнең 3% артуы күзәтелгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Идел буе федераль округының 14 регионы арасында Татарстан Республикасы бәяләрнең иң аз үсеше критерие буенча бишенче урында тора. Удмуртиядә җиде айда бәяләр 1,8% үскән, Саратов өлкәсендә бу күрсәткеч 2,2% тәшкил итә, Мордовиядә - 2,3%, Оренбург өлкәсендә 2,5%.

Бәяләрнең үсүе иң югары булган төбәк - Пермь өлкәсе. Биредә әлеге күрсәткеч 4,3% җиткән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20