Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.05.2015

Татарстанда Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинга багышланган музей комплексы ачылды

Кичә Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга багышланган музей комплексы ачылды.

Тантаналы чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, “Бөек Ватан сугышы ветераннары комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев һ.б. катнашты. Биредә яшәүчеләрдән тыш, Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөрткән Татарстан кадет корпусы кадетлары да авылдагы истәлекле вакыйганың шаһиты булды.

“Без республиканың зур хәрби җитәкчесе Гани Сафиуллинга һәйкәл ачабыз. Ул 1941 елдан башлап бөтен сугышны узган, генерал-лейтенант булып тәмамлаган. Ул республиканың горурлыгы. Аның тормышы горурланырлык һәм ул эшләгәнчә дәвам итү өчен үрнәк булып тора”, - дип билгеләп үтте Сергей Погодин.

Үз чиратында, Ренат Тимерҗанов, комплекс ишекләре геройның авылдашлары өчен генә түгел, ә бөтен республикада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен дә ачык булачак, дип ышандырды. Бирегә кадетлар, суворовчылар һәм курсантлар да сукмак салачагына ышаныч баглады.

Музей комплексы Гани Сафиуллин 1905 елда туган һәм 1920 елга кадәр яшәгән йортта ачылды. Музейда хәрби җитәкченең шәхси әйберләре һәм документлары куелган. Шулай ук, экспонат буларак, генерал-лейтенат дивизиясе сугышкан урыннардан элементлар да бар. Йорт каршына Сафиуллинга монумент куелган.

Иске Кишет авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм геройлар истәлеген мәңгеләштерү эшләре хәйриячеләр акчасына башкарылган.

("Татар-информ") 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20