Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

Татарстанда су төбенә киткән "Булгария" корбаннарын искә алалар

Татарстанда су төбенә киткән "Булгария" корбаннарын искә алалар Кама Тамагы районының Сөйке авылы турысында Идел ярында урнашкан мемориаль комплекста 2011 елның 10 июлендә һәлакәткә юлыккан "Булгария" теплоходында үлүчеләрне искә алалар.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Сөйке авылы җирлеге башлыгы Людмила Сахарова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мемориаль комплекс янында сәүдә палаткалары урнаштырылган, анда һәлак булучыларның туганнарын һәм мәтәм чарасында катнашучыларны бушлай ашату оештырыла. Искә алу гыйбадәтләре мәчет һәм чиркәүдә уза. Анда, һәлак булучыларның туганнарыннан тыш, район җитәкчеләре дә катнаша.

Су төбенә киткән теплоход корбаннары истәлегенә суга венок һәм чәчәкләр төшерелә.  Л.Сахарова сөйләгәнчә, "Булгария" суга батканда һәлак булган 28 бала истәлегенә моннан 3 ел элек мемориаль комплекс янында алмагачлар утыртылган. Авыл кешеләре карап торган алмагачлар инде шактый үскән.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20