Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Татарстанда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча комплекс төзеләчәк

Татарстанда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча комплекс төзеләчәк Сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмә уздырылды. Аның эшендә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан «Газпром» ААҖ белән бергә системалы рәвештә һәм озак вакытка нигезләнгән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү белән 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Казанда ачылган «Газпром» компаниясе филиалы - «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел өч яңа АГНКС (Түбән Кама, Зеленодольск һәм Бөгелмә) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Чаллыдагы станцияне реконструкцияләү тәмамланып килә. Татарстан Республикасы лидеры хәбәр иткәнчә, республикада эшләп килүче 10 АГНКС челтәре бөтен Татарстан территориясе буенча газ-мотор техникасының тулы маршрутларын оештырырга ярдәм итә.

Очрашу кысаларында «Газпром газомоторное топливо» компаниясе Татарстанда сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексын һәм КриоАЗС челтәрен төзү проектын тәкъдим итте.

Татарстан - Россиядә сыекландырылган табигый газ нигезендә комплекслы җитештерү-сату инфраструктурасы булдырылган беренче регион. Шуның өчен «Чистай» индустриаль паркы территориясендә шундый комплексны 2030 елга кадәр этаплап төзү планлаштырыла. Аның куәте елына 200 мең тоннага җитәчәк. Проектта шулай ук 13 КриоАЗС сату челтәре оештыру карала.

2030 елга сыекландырылган табигый газ мотор ягулыгы сыйфатында Татарстанда 16 меңнән артык берәмлек техникада файдаланылачак, башлыча, - автомобиль транспортында. Сыекландырылган табигый газ 197 мең тоннага кадәр кулланылачак.

Киңәшмәдә катнашучылар игътибар иткәнчә, проектны гамәлгә ашыру транспорт предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген күтәрәчәк, региональ бюджетка салым керүләр күләме артачак, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, шулай ук экологик хәл дә яхшырачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте бүген шундый хәбәр таратты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20