Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

Татарстанда температура сизелерлек төшәчәк, дип кисәтә республика синоптиклары

 Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр яки аннан да кимрәк булачак. Аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Юлларда – бозлавык.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук кайбер районнарда температура төшүе турында кисәтә. Шулай итеп, Татарстанда төнлә һәм иртән 25-27 градус салкын, ә түбән урнашкан районнарда һәм көнчыгышта – 27-32 градуска кадәр. Көндез көнчыгыш районнарда 26 градуска кадәр салкын, калганнарында - 16-21 градус.
23 гыйнварда Казанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә температура 16-19 градус салкын тәшкил итә, аязганда – 23 градуска кадәр. Көндез температура 12-15 градус.
24 гыйнвар төнендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Төнлә һәм иртән 20-25 градус салкын, түбән урнашкан районнарда һәм көнчыгышта 22 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда –бозлавык, дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20