Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
16.08.2017

Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 16 августка алмашынучан болытлы һава торышы булачагын җиткерә.
 
Урыны белән, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Яшен вакытында төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
 
Татарстанда төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +11..+16, көндез максималь температура +20..+25 градус җылы булачак.
 
Казанда төнлә – +14..+16, көндез исә +22..+24 градус җылы булыр дип фаразлана.

(“Татар-информ”)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха