Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Татарстанда урып-җыю эшенең 72 проценты төгәлләнгән

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 4 сентябрь көненә республикада 1120 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның 72 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3929,1 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,1 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Лениногорск районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 81 процентын төгәлләгән. Икенче урында — Чистай (80 процент), өченчедә Зәй һәм Саба районы игенчеләере (78әр процент). Кама Тамагы (54 процент), Югары Ослан (58 процент) һәм Мамадыш (62 процент) районнары — арттагы өчлектә.

Гектар уңышы буенча лидер — Зәй районы игенчеләре. Биредә һәр гектардан уртача 48,2 центнер ашлык суктырып алына.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!