Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2017

Татарстанда урып-җыю эшенең 84 проценты төгәлләнде

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 13 сентябрь көненә республикада 1238,9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның 84 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 4279,4 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 34,5 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Аксубай районы игенчеләре бара. Биредә пландагы эшнең 7 процентын гына төгәллисе калган. Эш темпы шулай ук Нурлат, Саба (8әр процент), Зәй, Әтнә (9ар процент), Спасс, Чистай, Лаеш һәм Әлки (10ар процент) районнарында да югары.

Ә Кама Тамагы (35 процент), Югары Ослан (28 процент), Тукай һәм Бөгелмә (27шәр процент) районнарында урып-җыю эшен тизләтергә кирәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии