Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
16.08.2017

Татарстанда урып-җыю эшләренең чиреге төгәлләнеп килә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 16 август көненә республикада 337,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 22,9 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1241,8 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,8 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлыкны Зәй һәм Сарман районы игенчеләре бүлешә. Әлеге районнарда һәр гектардан уртача 51,1 центнер уңыш җыеп алына. Гектар уңышы буенча Нурлат (50,1 центнер), Тәтеш (45,1 центнер), Актаныш (44 центнер), Балтач (42,4 центнер), Азнакай (42 центнер) районнары да лидерлар рәтендә.

Иң аз уңыш әлегә Әгерҗе (25,1 центнер), Менделеевск (27,3 центнер), Югары Ослан (27,6 центнер), Кама Тамагы (28,3 центнер) һәм Питрәч районы (28,4 центнер) кырларында чыга.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 33 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта – Апас (32 процент), өченчедә – Нурлат (29 процент) һәм алардан аз гына калышкан Әлки районы (28 процент) игенчеләре.

(“Татар-информ”)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин