Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2017

Татарстанда урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнеп килә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 23 август көненә республикада 696,9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 47 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2517,6 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,1 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш Зәй районында чыга. Әлеге район игенчеләре һәр гектардан уртача 50,2 центнер уңыш җыеп ала. Гектар уңышы югары районнар исемлеге: Нурлат- 50, Сарман — 49,4, Тәтеш — 45,1, Кайбыч — 40,5, Актаныш — 40,3, Кукмара — 40,1, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары — 40ар центнер. Азнакай һәм Әлки районнарында гектар уңышы югары — 39,9ар, ә Аксубайда 39,4 центнер чыга.

Иң аз уңыш алучы районнар өчлеге — Югары Ослан (24,5 центнер), Питрәч (27,6 центнер) һәм Әгерҗе (28,1 центнер).


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций