Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.03.2016

Татарстанда узган тәүлектә 3163,4 тонна сөт савылган

Татарстанда узган тәүлектә 3163, 4 тонна сөт савылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 107 тоннага күбрәк дигән сүз. Бер тәүлеккә һәр сыердан 13,5 кг продукция алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә, Мамадыш, Актаныш районнары терлекчеләре, элеккечә үк, бу өлкәнең алдынгылары санала: анда тулаем 140тан алып 170 тоннага кадәр сөт савылган.

Чирмешән, Менделеевск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Спас районнары исә - артта калучылар рәтендә. Анда әлеге продукция нибары 13,2 дән алып 29,4 тоннага кадәр алынган.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20