Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында Әмир, Самира һәм Ралина исемнәре популяр

2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган, бу узган елның шул чорына караганда, 173 балага күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян итте.
Шул чорда 26 мең 811 малай (51,1 процент) һәм 25 мең 624 кыз (48,9 процент) туган. Октябрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләре өч игезәк алып кайткан гаиләгә документлар тапшырган. Бу шатлыклы вакыйга Казан, Чаллы һәм Түбән Камада булган. Агымдагы елда 465 игезәк туган.
Яңа туган балаларның гомумсанының 2011 е (42 процент) гаиләдә беренче бала, 22 596 (43,1 процент) – икенче бала, 6142 (11,7 процент) – өченче, 1686 (3,2 процент)- дүренче яки аннан да күбрәк.
Быел малайлар арасында популяр исемнәр Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор булса, кызлар арасында Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира исемнәренә өстенлек биргәннәр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20