Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2015

Татарстанда яшәүче федераль ташламага ия затлар ТКХ өчен түләүгә компенсация ала башлаячак

Татарстанда яшәүче федераль ташламага ия затлар ТКХ өчен түләүгә компенсация ала башлаячак“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташламалар бирү тәртибендәге үзгәрешләргә багышланган брифинг уздырды. Бу мәсьәләдәге нечкәлекләрне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева аңлатты.

Мәгълүм булганча, 2015 нче елның 29 нчы июненнән “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль Закон нигезендә, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар мәсьәләсендә берничә федераль законга үзгәрешләр кертелгән иде. Аларны исәпкә алып, инвалидлар, техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар кебек федераль ташламага ия булучыларга ТКХ өчен түләүгә субсидия-ташлама күләме кулланылган коммуналь хезмәтләрнең учет җиһазларындагы күрсәткечләреннән чыгып, әмма закон тәртибендә расланган куллану нормативларыннан арттырылмыйча исәпләнергә тиеш. Учет җиһазлары булмаган очракта, коммуналь хезмәтләр өчен түләү коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларыннан чыгып исәпләнә. Элек ул ТКХ өчен түләүгә каралган сумманың 50 проценты күләмендә иде.

Наталья Бутаева билгеләп узганча, әлеге социаль ярдәм чарасы федераль җаваплылыкта булуга карамастан, республика җитәкчелеге тарафыннан халыкка яңа үзгәрешләргә салмаграк төстә яраклашырга мөмкинлек бирә торган өстәмә социаль ярдәм чараларын кертү турында карар кабул ителгән. Бары тик 6 айга – 2015 нче елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр, керем күләме 20 мең сумга кадәр булган гражданнар өчен адреслы шартларда социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә күчү белән бәйле рәвештә, шәхси чыгымнар үсешен сизелмәслек итүгә компенсация кертелә. Компенсация күләме субсидиянең күпмегә киметелүенә һәм ташламага ия булучының уртача айлык кереме күләменә карый. Шул рәвешле, федераль ташламага ия булучылар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә норматив чыгымнарга карап, 50 процент күләмендә компенсация ала башлаячак. Н. Бутаева ассызыклаганча, әлеге социаль ярдәм чарасы бары тик федераль ташламага ия булучыларга гына кагыла. Аның сүзләренә караганда, Татарстан министрлыгы уздырган анализ нигезендә, республикада физик мөмкинлекләре чикле, ташламага хокукы булган 55 мең кешенең ТКХ өчен түләүгә өстәмә ярдәм чараларын билгеләнгән нормативтан артык ала. Федераль закон үзгәрешләре беренче чиратта нәкъ менә аларга кагыла.

Министр урынбасары әйтүенчә, әлеге максатларга Татарстан бюджетында 50 млн сум акча каралган. Федераль ташламага ия булучыларга түләү өчен республикага ел саен федераль бюджеттан 4 млрд сумга якын акча бүлеп бирелә.

Наталья Бутаева сүзләренә караганда, субсидия-ташлама күләменең этаплап кимүе күздә тотыла. Октябрь аенда ташламаның максималь дәрәҗәдә кимүе 300 сумнан артмаячак, ноябрь аенда ул, күп дигәндә, 500 сумга ким булачак.

Әлеге шаукым белән бәйле рәвештә, Наталья Бутаева ашыгып хафаланмаска, иң элек счет-фактураны көтәргә кирәк, дип киңәш итте. Счет-фактураның артында һәркемгә кагылышлы мәгълүмат урнаштырылган. Аның белән танышкач кына, кирәк була калса, социаль яклау органына барырга кирәк, диде ул. Моннан тыш, аңлашылмаган нечкәлекләр булса, счет-фактурада язылган телефон буенча шалтыратып белешергә мөмкин. “Шунысын да билгеләп узарга кирәк: уртача айлык керем дигәндә, ташламага ия булучының соңгы 6 ай эчендә бары тик үз кереме генә исәпкә алына”, - диде ул.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 600 меңләп кеше торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташламалардан файдалана. Аларның 291 меңе – инвалидлар, 300 меңнән артыгы – күп балалы гаиләләр, хезмәт ветераннары һәм башкалар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20