Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.03.2016

Татарстанда язгы кыр эшләренә җәлеп ителә торган техникага запас частьларның 80 проценты сатып алынган

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында барган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техника әзерлеге турында хисап ясады, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 607 энергия тулы тракторлы чәчү комплекслары эштә була.

Районнар хәбәренчә, бүген тракторлар әзерлеге - 92 %, чәчкеч һәм культиваторлар - 98 %, чәчү комплекслары - 88 %.

Ләкин, министр сүзләренчә, эш темплары җитәрлек булмаганга һәм җиһазлар өлешләре җитәрлек булмаганга, Арча (122 берәмлек), Буа (80), Кукмара (58), Теләче (49), Апас һәм Югары Ослан (һәрберендә 46 берәмлек) районнарында һәм тагын берничә районда тракторларны ремонтлау эшләре тәмамланмаган.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, киң каплаулы чәчү комплексларының әзерлеге буенча шөбһә бар, алар чәчү эшләренең 70 % башкара. Кукмара (7 берәмлек), Арча һәм Буа (5 әр), Яңа Чишмә һәм Әлки (4 әр), Муслим, Спас, Яшел Үзән һәм Питрәч (3 әр) районнарында комплекслар әзер түгел.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел саен язгы чәчү эшләренә техниканы ремонтлау өчен җиһазлар өлешләрен сатып алуга 1,5 млрд. сум сарыф итәбез. Бүгенгә 1,2 млрд. сумга җиһазлар сатып алынган, бу 80 % тәшкил итә.

Агымдагы елда югары табышлы культуралар мәйданнарын арттыру планлаштырыла - кукуруз, көнбагыш һәм рапс. Министр искәрткәнчә, аларны алдан чәчүне тәэмин итәргә кирәк, күп дигәндә, - 10 көнгә. Бу тишле техника булуын таләп итә, бигрәк тә чәчкечләр кирәк. Булган 635 чәчкечтән ары тагын 174 алына, алардан 100 берәмлеген - Казан май экстракциясе заводыннан.

Министр сүзләренчә, районнарда ел саен үткәрелә торган техниканы тикшерү эше башланды, моны 15 апрельгә тәмамлау планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20