Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2015

Татарстанда җылы һәм карлы һава торышы көтелә

 Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада болытлы һава булачак. Күпчелек районнарда кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән буран, бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.

Төнлә Татарстанда 0дән 5 градуска кадәр салкын, көндез 2 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Республиканың көньяк-көнчыгышында салкынрак, ә төньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Казанда да болытлы һава, кар явуы ихтимал. Төнлә 0-3 градус салкын булса, көндез 2 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

7 декабрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр фаразлана. Кайбер районнарда буран, бозлавык булырга мөмкин. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20