Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Татарстанда ындырларга кайткан ашлык 3 миллион тоннага якынлашып килә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 25 август көненә республикада 805,2 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 55 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2891,4 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,9 центнер тәшкил итә.

Пландагы эшнең башкарылу күләме буенча Чистай районы игенчеләре беренче урында бара. Биредә урып-җыю эшенең 66 проценты төгәлләнгән инде.

Иң мул уңыш — Зәйдә. Биредә барлыгы 122,7 мең тонна ашлык суктырып алынган инде. Гектар уңышы да әлеге районда иң югарысы — 50,1 центнер.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин