Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.12.2015

Татарстанда Зөя мультимодаль логистика үзәген төзү проектының беренче этабы төгәлләнде

Татарстанда Зөя мультимодаль логистика үзәген төзү проектының беренче этабы төгәлләнде Россия транспорт министры оештырган эшлекле иртәнге аш барышында «Зөя төбәкара мультимодаль үзәк булдыру» проектының беренче этабы тәмамлану турында игълан ителде. 

Эшлекле иртәнге аш Транспорт атналыгы кысаларында Мәскәүдә уздырылды. Россия транспорт министры Максим Соколов модератор булган әлеге чарада Россия Федерациясе субъектлары, инвестицион фондлар, кредит учреждениеләре, рейтинг агентлыклары, транспорт проектлары һәм төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучылар юл һәм транспорт инфраструктурасын төзүнең гамәлдәге һәм булачак  перспективалы эре проектлары буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган  Зөя төбәкара мультимодаль үзәген төзү проекты турында сөйләде. Ул төбәкнең проектны гамәлгә ашырырга теләвен раслады.

«Федераль бюджеттан һәм Татарстан бюджетыннан кертелгән акчалар бу мәйданчыкка эшлекле даирәләрне җәлеп итәргә ярдәм итте, һәм без аны киләчәктә дә үстерергә ниятлибез. Соңгы елларда юллар буенча да, шулай ук транспорт инфраструктурасы буенча да күп эшләр башкарыла: без җитди проектлар белән яшибез, һәм алар барысы да җитди финанс ярдәменә мохтаҗ», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга Зөя логистика үзәге турында видеоролик күрсәтелде. Проект, халыкара транспорт коридорын үстерү һәм хезмәт күрсәтүләр максатларында, автомобиль юлы, тимер юл һәм елгалар буйлап йөк ташуны бер урынга туплау өчен булдырылган. Бүгенгә Татарстан Республикасында аларның гомуми күләме - елына 45 млн тонна, 2020 елга йөк ташуларның 25 процентын Зөя логистика үзәгенә юнәлдерү планлаштырыла, 2030 елга – 40 проценттан артыграгын.

Беренче этапта республика акчасы исәбенә территорияне гидроюдыртуларга әзерләү һәм мәйданчыкны электр белән тәэмин итү тәмамланган, федераль объектларны төзү төгәлләнгән, шулардан: диңгез һәм елга судноларыннан теләсә нинди йөкләрне кабул итеп алу мөмкинлеге булган причал дивары, шунда килеп тоташырлык тимер юл һәм автомобиль юлы тармаклары салынган, андагы юллар чишелеше М-7 «Идел» федераль трассасы белән тоташтырылган. Зөя станциясе яңартылган.

Беренче этапны финанслауның гомуми күләме – 8 млрд сум, шуның 6,5 млрд сумы – федераль бюджет акчалары.

Аннары эшлекле иртәнге аш мәйданчыгы белән Зөя мультимодаль логистика үзәге арасында видеокүпер оештырылды.

Проектны гамәлгә ашыру барышы хакында «Ространсмодернизация» ФКУ генераль директоры Илья Гудков чыгыш ясады (ул Зөя логистика үзәгендә иде). Ул беренче этапның тәмамлануы турында хәбәр итте һәм, бу РФ Транспорт министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип белдерде.

Зөя логистика үзәге мәйданчыгында шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да бар иде, аңа Илья Гудков беренче этап объектларыннан символик ачкыч тапшырды.

РФ транспорт министры Максим Соколов эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга Зөя төбәкра мультимодаль логистика үзәген ачуны алкышлар белән котларга тәкъдим итте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20