Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Татарстандагы КВН уенын бәяләр вакыт

Шимбә 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Татарстан КВН Лигасының чираттагы уенын күрсәтә. Иң яхшы командалар һәм кызык мәзәкләр — барысы да бер уенда. Бу атнада «Республика» Төбәк Лигасы ¼ финал уенының икенче өлеше «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы тамашачылары хозурына тапшырыла.

Татарстан Республикасы КВН бәйгесендә 4 Лига эшләп килә. Төрле Лигаларга командалар җыю Татарстан Республикасы КВН командаларының февраль аенда уза торган еллык фестивалендә үткәрелә. Иң кызыклы һәм креатив командалар үз уен дәрәҗәләре буенча тиешле Лигаларына «озатылалар», ә анда сезон барышында чын көрәш башлана. Татарстан КВН бәйгесенең һәрбер Лигасы үз эчендә кызык уен күрсәтә. Моның шулай булуына «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында КВН уенын карагач инанырсыз.

Шимбә, 24 нче июнь, Татарстан КВН Лигасының кызыклы уенын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 18:00 сәгатьтә карый аласыз. Карамыйча калмагыз, кызык булырга охшый.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций