Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

Татарстандагы юл фаҗигасендә һәлак булучылар гәүдәләрен ике көн эчендә танырга ниятлиләр

Зәй янындагы автобус катнашында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә барлык үлүчеләрнең гәүдәләрен тануны табиблар чәршәмбегә төгәлләргә планлаштыра.

«Әгәр биологик материалның сыйфаты кирәкле тикшерүләр уздырырга мөмкинлек бирсә һәм кабат-кабат тикшерәсе булмаса, ике көн эчендә без төп тикшерүләрне уздырырыга уйлыйбыз», — дип белдерде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Ул шулай ук ике һәлак булучы буенча табиблар раслау алганлыгын әйтте. «Хәзер аларның гәүдәләрен тапшыру мәсьәләсе хәл ителә», — дип өстәде Вафин.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга юл тоткан пассажир автобусы кичә төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!