Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Татарстанга Австриянең җәмәгать киңлекләрен оештыру тәҗрибәсе кызыклы - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты.  Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегацисе вәкилләре ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килгә иде, дип искәртә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә бу сәфәрне оештырганнары һәм Венага Татарстан Республикасы делегациясе сәфәре (2016 елның 11-13 мае) барышында күрсәткән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.  

"Без Венада күптән түгел генә булдык, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, - һәм бик күп уңай мәгълүмат алдык, инновацион проектлар белән таныштык, болар бар да безнең республика өчен бик кызыклы". Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Австрия, шул исәптән Вена, тәҗрибәсен өйрәнергә теләк булуын аерым ассызыклады, бигрәк тә бу музейлар һәм театрлар эшен оештырудагы, шәһәр кешеләре ялы өчен яшел зоналар булдырудагы, хәзерге заманда кирәкле җәмәгать киңлекләрен оештыруга кагыла. 

"Без Венаның урбанистика, шәһәр хуҗалыгын оештыру һәм үстерү буенча тәҗрибәләрен өйрәнергә телибез", - диде Татарстан  Президенты. 

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән Австрия арасында бизнестагы, уртак предприятиеләр булдырудагы, шулай ук мәдәният өлкәсендәге, мәгариф, фән алмашудагы, туризм тармагындагы багланышларны үстерү мөһим. 

"Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте егерме ел буена Австрия-Россия мөнәсәбәтләре үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, - ул илләребез арасында тоташтыру чылбыры булып тора. - Ул ассызыклаганча, Россия белән Австрия мөнәсәбәтләре һәрчак ышанычлы һәм дустанә характерда булды. - Шуның ачык мисалы – Австрия территориясендә урнашкан совет хәрбиләренә куелган һәйкәлләргә мөнәсәбәт", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре  Флориан Стерманн, шулай ук, Казан шәһәрендә үзләрен җылы кабул иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Татарстан белән Австрия мөнәсәбәтләре эшкуарлык, эшлекле хезмәттәшлек өлкәсендә алга таба ныгыр дигән өмет белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хезмәттәшлекнең конкрет мәсьәләләрен һәм юнәлешләрен эшләү өчен эш төркеме булдырырга тәкъдим итте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20