Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

Татарстанга авыл территорияләрен үстерү өчен 343 млн сум субсидия бүленгән

Татарстан Республикасына авыл территорияләрен үстерү өчен 343 млн сум субсидия бүленгән. Бу хакта бүген бастырылган РФ Хөкүмәте карарына әйтелгән.

Имзаланган документ белән 2016 елда федераль бюджеттан федерация субъектларына "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр вакытка авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасын тормышка ашыру өчен бирелгән 7,2 млрд сум күләмендә субсидияләр бүленгән.

Татарстанга авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләр һәи яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга 256 млн; торак пунктларны социаль һәм инженер инфраструктура объектлары белән комплекслы тәэмин итүгә 87 млн сум; авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җирле башлангычларына ярдәм итү өчен грантлар бирүгә 490 мең сум акча бүленгән.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20