Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2015

Татарстанга балалар өчен гриппка каршы вакцина кайтты

Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башланды. Федераль бюджет исәбенә республикага гриппка каршы «Гриппол плюс» вакцинасы кайтты, ул гомумзаявка буенча 70 процент балага ясау өчен җитәчәк, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Хәзер вакцина препаратлары Татарстан медицина учреждениеләре буенча таратыла. Шулай ук өлкәннәр өчен дә вакцина кайтуы көтелә.
2014-2015 еллар сезонында халыкның күп өлеше вакцинация ясаткан, аерым алганда, 1 млн 8 мең 235 кеше гриппка каршы прививка ясаткан, бу планның 95,8 проценты һәм халык санының 25,9 проценты дигән сүз. Предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә прививка кампаниясен оештыруга зур игътибар бирелә. Өстәмә чыганаклар исәбенә 78,4 мең кешегә прививка ясалган, бу планның 65,4 проценты.
Грипп пневмония, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, менингит, бавыр җәрәхәтләре һ.б. авырулар китереп чыгаруы белән куркыныч. Гриппның авыр формасы үлемгә китерергә мөмкин.
Гриппны йоктырмау яки җитди авыруларга китерүдән саклануның нәтиҗәле ысулы - ел саен вакцинация ясату.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20