Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2016

Татарстанга балтырганга каршы көрәш өчен программалар кирәк – Россельхознадзор

Быел Казанда балтырганнан зыян күргән бер кеше 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Ел саен бу чүп үләненнән зыян күргәннән соң медицина ярдәме сорап уртача 15 республикалы мөрәҗәгать итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы Шәһәр аллергология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы, югары категорияле табиб- аллерголог Гүзәл Закирова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел балтырганнан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. "Бәлки кешеләргә белә башлагандыр. Әмма бер пациент хастаханәгә китерелде".

"Балтырганнан күргән зыян нәтиҗәләрен фотодерматоз дип атыйлар. Кеше бу үсемлеккә кагылса, ул тәнгә агулы сок сиптерә, аның составында кумарин бар, ә ул зарарланган тиредә ультрафиолет нурларга сизгерлекне арттыра. Фотохимик пешү барлыкка килә дигән сүз. Тәннән бу сокны гади су белән юу мөмкин түгел, сабын яки аш содасы эретмәсе кирәк, - дип ачыклык кертте табиб. - Ул сокның йогынтысы озак вакыт бара. Кеше беренче вакытта балтырган согының тирегә эләгүен аңламаска да мөмкин, чөнки кычыткан кебек шунда ук тирене әрнетми".

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 2015 елның декабрендә Сосновский балтырганы Россиянең чүп үләннәре тармак классификаторына кертелгән. Илдә бу чүп үләненә актив катнаша торган төбәкләр бар.

Татарстанда балтырганга каршы көрәш әлегә Ленинград өлкәсендәге кебек киңкүләмле түгел, диләр министрлыкта. "Әгәр бу мәсьәлә белән шөгыльләнмәсәк, ул проблемага әйләнәчәк. Кеше өчен куркыныч чүп үләне республикада автомобиль юллары буенда һәм сулыклар янында үсә, ә авыл хуҗалыгы җирләрендә түгел. Сулыклар янында үсемлекләргә гербицидлар сиптерергә ярамый, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - Шул сәбәпле, бу мәсьәлә "Россиядә җирле үзидарә оешмасының гомуми принциплары турында"гы Федераль закон буенча территорияләрне төзекләндерүгә керә. Шулай итеп, балтырганга каршы көрәшне оештыру өчен район хакимияте, авыл һәм шәһәр җирлекләре, әлеге чүп үләне үскән җирне кулланучылар җаваплы".

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең фитосанитария, ашлык һәм орлыкның чәчүлек сыйфатын тикшерү кузәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Ахмедьянов Татарстанда балтырган үсә торган мәйданнар исәпкә алынмый, кеше өчен куркыныч үсемлеккә каршы көрәш буенча программа эшләнмәгән дип борчыла.

"Татарстан юллары буенча балтырган күп үсә, Лаеш районында күп булуы билгеле. Шулай ук Казанның Идел буе районында каенлык янәшәсендә, Борисоглебский бистәсендә, Кадыш бистәсендә тирәсендә бик күп. Бу факт буенча шул тирәдә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итте", - диде Ахмедьянов.

Торак пунктларда балтырганга каршы, нигездә, кул хезмәте белән көрәшергә мөмкин, чүп үләнен казып алырга, гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Бу эшләрне берничә ел рәттән сезонга өч тапкыр башкару зарур.

"Быел бу мәсьәлә буенча район башлыкларына, Казан Башкарма комитеты җитәкчеләренә яздык, әмма әлегә җавап юк", - диде Россельхознадзор вәкиле.

Балтырган мәсьәләсе ниндидер карар кабул ителүне көткәндә, аллерголог бу чүп үләненнән зыян күрүчеләргә дәвалану өчен «Пантенол», синтомицин мае яки цинклы паста, В5 витамины булган крем кулланырга киңәш итә.

"Әгәр куыклар барлыкка килсә, аларны ачмаска кирәк, инфекция эләгергә мөмкин. Әгәр тиренең күп өлеше пешсә, зыян күрүчене хастаханәгә китерергә, җәрәхәтне эшкәртергә һәм күзәтү астында булу зарур. Ялкынсыну процессы бару сәбәпле, антиббиотиклар билгеләнергә мөмкин. Җәрәхәт зур булмаса крем сөртергә һәм ике көн кояшка чыкмыйча өйдә утырырга кирәк. Ярдәм сорап терапевтка түгел, ә дерматологка яки аллергологка барырга", - дип киңәш итте Гүзәл Закирова.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20