Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2015

Татарстанга яңгырлар әйләнеп кайта

 Татарстанда җылы, аз болытлы һава торышы саклана. Әмма иртәгә төбәктәге вәзгыять үзгәрә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

"Алдагы көннәргә һава торышы турында әйтсәк, безнең республика антициклон йогынтысы астында. Җылы, аз болытлы һава торышы саклана. Әмма, иртәгә, көнбатыш районнардан башлап, салкын атмосфера фронты узган вакытта яңгырлар явачак, яшен, фронталь бүлек үткән вакытта җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин", - диде ул.

Аның сүзләренчә, әлегә температура фоны шактый югары, һәрхәлдә, иртәгә көндез 22-17 градус җылы, төнлә 12-17, чөнки көннең күп өлешендә республика җылы секторда булачак. Шимбәдән башлап, Татарстан циклонның тыл өлешендә салкын атмосфера фронты артына эләгә. Урыны белән бераз яңгырлар явып узачак, төнлә кайбер районнарда яшен көтелә. Һава температурасы төнлә 7-12, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк.

"Якшәмбе ТРның күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал. Киләсе атнадан башлап, тотрыксыз һава торышы саклана, төньяк-көнбатыш җил белән бергә безнең районннарга салкын атмосфера һавасы керәчәк", - дип өстәде Ирина Трущина.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20