Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2016

Татарстанлылар Россия көне уңаеннан өч көн ял итәчәк

Татарстанлылар, Россия көне уңаеннан, 3 көн рәттән - 11, 12 һәм 13 июньдә ял итәчәк.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча 12 июнь - Россия көне эшләми торган бәйрәм көне була. Быел ул көн якшәмбегә туры килә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча ял көне белән эшләми торган бәйрәм көне туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шуның белән бәйле рәвештә, ял көне якшәмбе 12 июньнән дүшәмбе 13 июньгә күчереләчәк.

Шулай итеп, 2016 елда Татарстанда 5 көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр 11,12 һәм 13 июньдә ял итә, диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20