Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

Татарстанлыларны “Учук” бәйрәмендә көтәләр

24 июнь көнне Әлмәт районының Иске Сүркә авылында Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме — «Учук» фестивале узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Иске Суркә авыл җирлеге белән берлектә, ТР Мәдәният министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм аның Әлмәттәге вәкиллеге оештыра.

Фестиваль 6.00 сәгатьтә башлана. Программада: «Яңгыр боткасы» йоласы, фестивальне ачу, фольклор коллективлар катнашында яшьләр уеннары, халык җырларын башкару, чуваш эстрадасы артистлары чыгышы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!