Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2015

Татарстанның 180 егете Байкал аръягына хезмәт итәргә китә

Татарстанның 180 егете Байкал аръягына хезмәт итәргә китә  Казаннан Читага Татарстаннан армиягә чакырылучы 186 егет утырган хәрби эшелон китә. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Әгерҗе муниципаль районы хакимияте вәкилләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары катнашында озату тантанасы ТРның "Патриот" җыелма пунктында узды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Сергей Погодин мөрәҗәгать итте.   "Кешеләргә мактаулы һәм хөрмәтле исем бирелә. Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Үз әниеңне берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый. Ул сине үзенең киңлекләрендә үстергән, үз һавасын сулаткан, син шунда кеше булган. Әниең сиңа мохтаҗ булган кебек, Ватан да синең мәхәббәтең һәм яклавыңа мохтаҗ. Ватанны саклау - мактаулы, җаваплы бурыч. Көчле армия һәрчак дәүләт иминлеге һәм бөтенлеге нигезе булды һәм шулай булып кала да. Хезмәт итү - җиңел түгел, әмма җаваплы һәм мактаулы. Хәрби форма кигәч, аның белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез. Йөрәккә иң кадерле сүзләрне онытмагыз - Ватан, дуслык, туганлык. Сезгә илебезнең көнчыгыш чигендә хезмәт итү бәхете тәтеде. Татарстан егетләренә Җиңүгә 70 ел тулган елда бурычын үтәргә туры килә. Безнең солдатлар намуслы, бер-берсенә тугры булыр һәм хезмәтне уңышлы үтәр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтте Сергей Погодин.

Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев та егетләргә үз хәер-фатихасын бирде.

"Армиядә хезмәт итү җитди физик көч таләп итә, армия чыныктыра. Сезгә яңа техника, яңа кораллар үзләштерергә туры киләчәк. Корал тотып Ватанны саклаган егетләр чын ир-ат була ала. Сезгә үзегез үзләштерәчәк техниканы өйрәнергә һәм сакларга туры киләчәк, чөнки техниканы яхшы белү генә нәтиҗәле хәрби әзерлекне тәэмин итә. Безнең Татарстан егетләре һәрчак яхшы хезмәт итте һәм без республика йөзенә тап төшермәссез, хәрби бурычыгызны үтәп, Ватанга әйләнеп кайтырсыз дип ышанабыз", - диде Әхәт Юлашев.

Бүгенге көндә Татарстаннан хәрби хезмәткә 1769 кеше озатылган. Аларның 1208е югары һәм урта һөнәри белемгә ия. 

"Армиягә чакырылыш план буенча бара. Бүген без беренче эшелонны озатабыз. Егетләр Байкал аръягына китә, алар 6 тәүлеккә якын барачак. Читада 171 кеше хезмәт итәчәк, Борзя шәһәрендә - 15 кеше. Казаннан китәчәк эшелон барысы 709 егетне илтәчәк, шул исәптән күрше республикалардан. Ул крайда кискен континенталь климат, ул чыныктыра. Егетләр поезд тәрәзәсеннән бөтен илне карап барачак, Байкал күлен узачак. Искәртеп узам: язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдә башланды һәм 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк", - дип белдерде журналистларга биргән интервьюсында Сергей Погодин.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20