Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Татарстанның 40 ка якын спортчысы Көньяк Кореяга Универсиадага китте

Татарстанның 40 ка якын спортчысы Көньяк Кореяга Универсиадага китте Татарстанның 37 спортчысы Көньяк Кореядә Россия җыелма командасы составында Бөтендөнья җәйге универсиадада катнаша. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Спортның җәйге төрләренә әзерләү үзәге башлыгы Елена Скокова белдерде.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, Татарстанның бер генә спортчысы да турнирда катнашудан баш тармаган. Җәйге универсиада 4-14 июльдә уза.
Татарстан спортчылары баскетбол, су тубы, волейбол, фехтование, футбол, йөзү, бадминтон, теннис, дзюдо, академик ишү, җиңел атлетика, стендка ату, өстәл теннисы һәм тхэквондо ярышларында катнаша. Спортчыларның күбесе академик ишү буенча ярышачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20