Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2015

Татарстанның 44 мәдәният учреждениесе яңа автомобильле булды

Бүген  ТР Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров катнашты.

"Мин республика һәм федераль үзәкнең мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү мөмкинлеге барга сөенәм", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, бүген Татарстан мәдәният учреждениеләре алган автомобильләрнең бер өлеше - федераль бюджет, икенче өлеше республика бюджетына хисабына сатып алынган.

ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә күп программалар тормышка ашырыла, иң төп юнәлешләрнең берсе - ул мәдәният. "Сез бик әһәмиятле миссия башкарасыз. матди-техник базаны ныгыту иң төп бурычларның берсе", - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов мондый вакыйгалар бик күп булыр, дигән ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, республика мәдәният учреждениеләренә Мәдәният елында гына булышырга кирәкми - әлеге эш системалы рәвештә башкарылырга тиеш.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко җавап сүзе белән чыгыш ясады. Ул республика башлыгына бүләк өчен рәхмәт белдерде. 

Соңыннан республика мәдәният учреждениеләре вәкилләренә автомобиль ачкычлары тапшырылды. ТР Милли музее, Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр дәүләт тарихи-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы, район мәдәният йортлары кергән учреждениеләр 44 автомобиль алды.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20