Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2017

Татарстанның 58 фермерлык хуҗалыгына 140 млн сум грант биреләчәк

«ТРда эшен башлаучы фермерларга 2017−2020 елларда ярдәм итү» федераль программасы буенча грантлар өләшүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлау бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грантларның гомуми суммасы 140 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 121,8 млн сум (87 проценты) федераль бюджеттан бүленгән.

Конкурста катнашуга гариза биргән 14 0 хуҗалыкның - 58е (27 районнан) грант иясе булган. Җиңүчеләрнең иң күбе Балык Бистәсе һәм Саба районнарыннан — 6шар хуҗалык.

Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны тормышка ашырачак. Шулай ук 5 проект «яшелчәләр үстерү» юнәлеше буенча тормышка ашырылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин