Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2015

Татарстанның 98 процент мәгариф оешмаларында капиталь ремонт тәмамланган

 Татарстанның 98 процент мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт тәмамланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узды.
“Төзелеш-монтажлау эшләренең гомуми үтәлеше 98 процент тәшкил итә. 64 мәгариф оешмасында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әтнә, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки районнарында һәм Казанның берничә мәктәбендә эшләр сроктан артта кала, әмма 25 августка төгәлләргә планлаштыралар”, - диде ул.
Шулай итеп, Л.Сулима белдергәнчә, капиталь ремонт объектлары исемлегенә 136 мәгариф оешмасы эләккән, шул исәптә 119 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 10 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу учреждениеләрне ремонтлауга ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук агымдагы елда ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ресурс үзәкләре биналарын һәм 9 урта һөнәри белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау өчен бюджеттан 681 млн сум бүлеп бирелгән. “Бүгенгә төзелеш-монтажлау эшләре 96 процентка үтәлгән, өч объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән”, - диде ул.
Лариса Сулима белдергәнчә, агымдагы елда 1830 мәгариф оешмасы 380 мең укучы (шул исәптә 44 меңнән артык беренче сыйныфка баручыны) кабул итәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20