Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2015

Татарстанның өч йөзүче Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ на квалификацияләнде

Мәскәүдә Россия чемпионатындагы чыгышлар нәтиҗәләре буенча 33 йөзүче Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына квалификацияләнде. Бу хакта Россия җыелма командасының баш тренеры Анатолий Журавлев белдерде, дип хәбәр итә «Р-спорт».
Җыелма командага шәхси дистация нормативын үтәгән ике спортчы эләгә. Әгәр программаның аерым төрләрендә вакантлы урыннар булса, тиешле яшьтәге спортчыларның яшүсмерләр нормативы исәпкә алыначак. Эстафета командаларына 100 һәм 200 метрга кроль стилендә йөзүчеләр алтылыгына кергән Россия спортчылары эләгә. Калган вакантлы позицияләргә Россия Кубогы финалы һәм Европа уеннары барышында квалификацияләнергә мөмкин.
Шәхси дистанциядә Юлия Ефимова (50, 100, 200 м брасс стилендә, Татарстан спортчысы Яна Мартынова (400 м комплекслы йөзү), татарстанлы Александр Красных (200 м ирекле стиль, яшүсмер нормативы 400 м кроль стилендә), Евгений Рылов һәм Григорий Тарасевич (икесе дә - 100 һәм 200 м аркада йөзү), Антон Чупков һәм Илья Хоменко (яшүсмер нормативы буенча 200 м брасс стилендә), Дарья Устинова (100 һәм 200 м аркада йөзү), Татарстан спортчысы Ирина Приходько (200 м аркада йөзү), Наталья Ловцова (50 һәм 100 м кроль стиленә, 50 һәм 100 м баттерфляй стилендә), Анна Полякова (100 м баттерфляй), Вероника Попова (100 м кроль), Мария Каменева (50 кроль), Арина Опенышева (яшүсмер нормативы буенча 400 м, кроль), Владимир Морозов (50 һәм 100 м кроль, 50 м брасс, 50 м аркада йөзү), Александр Сухоруков (100 һәм 200 м кроль), Александр Кудашев (200 м баттерфляй), Виталина Симонова (200 м брасс), Анастасия Фесикова (50 һәм 100 м аркада), Семен Макович һәм Александр Осипенко (яшүсмер нормативы буенча 400 м комплекслы йөзү), Даниил Пахомов (200 м баттерфляй), Александр Попков һәм Вячеслав Прудников (100 метр баттерфляй) ДЧ нормативларын үтәде.
"4х200 м кроль стилендә йөзү эстафетасы командасына Вероника Попова, Виктория Андреева, Валерия Саламатина, Арина Опенышева, Дарья Муллакаева квалификацияләнде», – дип белдерде Журавлев.
Ир-атлар арасында 4х100 м кроль стилендә йөзүгә Данила Изотов, Андрей Гречин, Никита Лобинцев, Степан Сурков квалификацияләнде, хатын-кызлар арасында – Ловцова, Попова, Андреева, Опенышева, Каменева. 4х200 кроль стилендә йөзү эстафетасына Красных, Сухоруков, Лобинцев, Вячеслав Андрусенко, Михаил Довгалюк һәм Изотов квалификацияләнде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20