Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Татарстанның Чирмешән районында чуваш бәйрәме “Акатуй” була

22 июльдә Татарстанның Чирмешән районындагы үзәк стадионда чуваш бәйрәме «Акатуй» узачак. «Акатуй» чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, язгы чәчүне тәмамлауга багышлана.

Программада каралган буенча, биредә иҗади мәйданчыклар эшләячәк, мастер-класслар һәм декоратив-гамәли һәм халык сәнәгате күргәзмәсе оештырылачак. Мәйданда спорт ярышлары һәм күңел ачу уеннары була.

Моннан тыш, тамашачылар өчен музыкаль бүләк — Вячеслав Христофоров чыгышы әзерләнә. Биредә шулай ук үзешчәннәр һәм чуваш эстрада артистлары чыгышы да көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин