Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2016

Татарстанның “Ел студенты-2015” Яр Чаллыда яши

“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.

“Ел студенты” премиясе ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куела. Быел ул 11 нче тапкыр Татьяна, ягъни Студентлар көнендә республиканың иң яхшы студентларына бирелә.

“Ел студенты-2015” тә катнашырга 476 заявка килгән, шуларның 100 дән артыгы - урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылардан. Иң популяр номинацияләр — “Ел интеллекты”, “Елның иҗади шәхесе”, “Ел спортсмены”, “Ел җәмәгатьчесе”.

Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Республикада якынча 30лап студентлар ММЧ бар һәм бу бик яхшы. Алар арасында беренче адымнарын ясаучылар да, инде ярыйсы ук профессионал булганнары да, журналист этикасын бозучылар да очрый. Әмма аларны бер нәрсә — креативлык берләштерә, - диде Римма Ратникова “Студентларның ел ММЧ” номинациясендә җиңүчене игълан итәр алдыннан. – Сезнең күп булуыгыз — берләшергә кирәклегенә ишарә. Россиянең башка субъектларында студентлар ММЧлары берлекләре бар. Без дә шул юлдан барырга сәләтле һәм республиканың Журналистлар берлеге сезгә ярдәм итәргә әзер. Шулай ук студентларның медиа өлкәсен берләштерү өчен Татарстанда медиафорум уздырырга да мөмкин булыр иде”.

Әлеге номинациядә Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында оештырылган “УРА” яшьләр радиосы җиңде. “Ел журналисты” номинациясендә исә шулай ук КФУ студенты Виктория Егоровага тиңнәр булмады.

Артем Здунов студентларны тәбрик итте, Татарстан студентларын Россия студентлары арасында иң алга киткәннәр, дип атады. Лариса Сулима Татарстанда алга таба үсү һәм иҗат итү, нидер булдыру өчен барлык шартлар да тудырылуга басым ясады.

Ләйлә Фазлыева: “Дөнья сезнең һәр көнегезгә шатланырлык итеп эшләгез. Сезнең тирәдәге кешеләр елмаерлык булсын. Бәйрәм белән сезне”, - дип, залга җыелган студентларны бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева студентларга: “Гомерегезнең һәр көнендә айга үрмәләгез. Аңа буегыз җитмәсә дә, йолдызлар арасында булырсыз”, - дигән теләкләрен җиткерде.

Владимир Леонов бу сәхнәдә инде беренче генә булмавын ассызыклап, студентларга уңышлар һәм мәхәббәт теләде. “Бу тиңе булмаган проект һәм аны гамәлгә ашыручы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Ул республиканың иң зур көче, иң зур байлыгы дип безнең кешеләребезне, бар нәрсәне дә хәл итә торган кадрларны атый. Бу рәхмәт сүзләре сезгә — студентларга да. Сез бүген белем аласыз, иртәгә исә безне дә өйрәтергә мөмкинсез. Сезнең уңышлар — ул безнең уңышлар, безнең уңышлар исә — сезнеке”, - диде министр.

Чарада катнашкан КФУ ректоры Илшат Гафуров студентларны бәйрәм белән котлады. “Югары уку йорты студентлары үзидарәсе органы” һәм “Чит ил ел студенты” номинацияләрендә җиңүчеләр аның кулларыннан бүләкләр кабул итеп алды.

Беренче номинациядә Россия Дәүләт хокукый хөкем университетының Казан филиалы студентлар советы, икенчесендә исә А. Н Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты студенты Энхболд Мунхбаяр җиңеп чыкты. Сүз уңаеннан, КФУ — югары уку йортлары арасында “Юл йөрү куркынычсызлыгы” номинациясендә җиңүче дип табылды. Махсус номинация бүләген Илшат Гафуров Татарстанның баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнехановтан кабул итеп алды.

“Минем сезне, 200 меңлек студентлар армиясен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлыйсым килә. Котлап кына калмыйча, рәхмәтләр җиткерәм. Бу залда иң яхшы студентлар, Татарстанның иң иҗади студентлары, гомумән алганда, бүген укып кына калмыйча, инде хәзердән үк Татарстан Республикасының бүгенгесен һәм иртәгесен тудыручылар җыелган. Бу сезнең иң бәхетле, иң истә кала торган елларыгыз, - диде Илдар Халиков студентларга мөрәҗәгать итеп. - Бүген алган әйберләр сезгә нигез булып бара, димәк, Татарстанның киләчәгенә дә”.

Премиянең “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә Казан техник икътисади техникумының “Stud up” студентлар үзидарә советы, “Елның студентлар иҗтимагый оешмасы” номинациясендә КФУның беренчел студентлар профсоюз оешмасы, “Ел җәмәгатьчесе” номинациясендә КФУдан Нәфис Сираҗетдинов, “Елның студентлар фәнни берләшмәсе” номинациясендә ТИСБИның “Логос” студентлар фәнни берләшмәсе, “Елның студентлар проекты” номинациясендә Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалында гамәлгә ашырыла торган “Студент армиядә” проекты, “Елның студентлар хезмәт отряды” номинациясендә Казан дәүләт медицина университетының Советлар Союзы Герое Баталов исемендәге “Эскулап” студентлар отряды, “Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5 нче номерлы аспирантлар һәм студентлар студентлар советы, “Ел спортчысы” номинациясендә Икътисад, идарә, хокук институтының Чистай филиалы студенты Валерий Салеев, “Елның спорт клубы” номинациясендә КФУның спорт клубы, “Ел волонтеры” номинациясендә КФУдан Энҗе Ягъфәрова, “Елның студентлар иҗат коллективы” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының “Lavel Up Crew” бию төркеме, “Елның студентлар клубы” номинациясендә Казан дәүләт энергетика университеты студентлар клубы, “Елның иҗади шәхесе” номинациясендә Казан илкүләм тикшеренү техник университетыннан Тимур Исмаев җиңү яулады. Аларга дипломнар, акчалата бүләкләр һәм сертификатлар, премия өчен махсус эшләнелгән сын тапшырылды.

Бәйрәм иҗади номерлар белән үрелеп барылды. Тамашачылар каршында Эльмира Кәлимуллина, Тина Кузнецова кебек танылган җырчылар чыгыш ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20