Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2016

Татарстанны халыкара инновацион хабка әйләндердек – Альбина Никконен

 Казан венчур ярминкәсе мәйданчыгын файдаланып, Татарстан халыкара инновацион хабка әйләнде. Бу хакта бүген, Казанның "Корстон" комплексында XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре кысаларында, "Технологик ландшафтның заманча контурлары - Россия өчен глобаль базарда җирлек" темасына пленар утырышта Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен билгеләп узды. Утырыш хакимият һәм бизнес, үсеш институтлары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек һәм халыкара экспертларның якындагы елларда үсеш сценарийлары турында җанлы аралашуы рәвешендә үтте. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко, “Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов һәм башкалар катнашты.

“Без "Казан венчур ярминкәсе" коммуникатив мәйданчык үсешенең икенче унъеллыгына аяк басабыз. Узган елда аны күпкә киңрәк масштабка - Россия венчур форумына әверелдерергә уйлап, Татарстанны халыкара инновацион хаб иттек, - дип билгеләп узды Альбина Никконен чыгышында. – Дөнья компанияләре үсешен күзәтеп, без технологияләр, кешеләр һәм акчаның дистәләгән еллар буе формалаша торган билгеле бер нокталарда урнашуын күрәбез. Бу процесска объектив һәм субъектив факторлар йогынты ясый. Бу нокталарга анализ ясаганда, аларга үҗәтлелек, эзлеклелек, адекватлык кебек сыйфатлар хас булуын күрәбез. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсе – шушы нокталарда булган экосистема”. Никконен сүзләренә караганда, бу мәсьәләдә технопарк, кластер, ирекле зоналар, ягъни техник як кына түгел, төрле юнәлешле белгечләрнең, шул исәптән федераль түрәләрнең аралашуы өчен мәйданчык булдыра торган коммуникацион як та мөһим. “Без узган дистә елда ТРның бу территориянең төрле үсеш юнәлешләренә хас булган индикаторлар буенча халыкара масштабтагы коммуникатив мәйданчык булдыру һәм яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарга сәләтле булуын күрәбез”, - диде Альбина Никконен.

Игорь Агамирзян чыгышында әйтүенчә, 15 ел элек дөньякүләм корал базары һәм программа белән тәэминат базары күләмнәре якынча тигез иде. Шул вакыттан бирле беренчесе якынча шул ук дәрәҗәдә калды – 50-60 млрд доллар, икенчесе 1 трлн доллардан артып киткән, ягъни 20 мәртәбә үскән дигән сүз. Игорь Агамирзян Россиянең программалар белән тәэминат өлкәсендә эшләүчеләрнең бәясе ягыннан көндәшлеккә сәләтле булмавын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, дәүләт тарафыннан финанслана торган компанияләр еш кына тозакка эләгә. Дәүләтнең инновацион-технологик бизнеска тыкшынуы минималь булырга тиеш, дип саный ул.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышны тәмамлап, үз фикерен җиткерде.

“Глобал Технолоджи Капитал” идарәче директоры – Глобаль технологик симпозиум президенты Александра Джонсон журналистларга матбугат конференциясендә, ярминкә эше кысаларында, чит ил партнерларының Татарстан турында зур энтузиазм белән сөйләвен билгеләп узды. Чит илдән коллегалар Татарстанның Россиянең башка төбәкләрен үзенә җәлеп итәрдәй инновацион үзәк булуын шәрехләп үткән. “Чит илдән коллегалар соңгы 10 елда проектлар әзерләүдә сыйфатлы үзгәрешләр булуын һәм уйланылган барлык проектларның вакыты белән тормышка ашуын шәрехләде”, - дип белдерде Джонсон.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20