Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2017

Татарстанның хәләл продукциясен чит илләргә чыгару буенча концепция эшләнелә

Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне чит илләргә чыгара башлаячаклар. Әлегә бу проектның концепциясе әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстандагы «Хәләл» стандарталары комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, 18−20 май көннәрендә Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисади саммит узачак. Аның кысаларында, «Russia Halal Expo» күргәзмәсен оештыру да күздә тотыла. Хәзергә күргәзмәдә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә. Бу хакта тулырак мәгълүматны саммитның рәсми сайтында (https://kazansummit.ru) да табарга мөмкин.

«KazanSummit вакытында 4 секция эшләячәк. Алар медицина, туризм, хәләл индустрия өлкәсенә карый. Төп басым исә күргәзмәгә ясалачак, чөнки безгә Татарстанда хәләл индустриянең үсешен башкаларга да күрсәтү мөһим. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча хәзер концепция эшләнелә. Саммитка Гарәп Әмирлекләреннән дә киләчәкләр. Әлеге концепцияне аларга да күрсәтәчәкбез. Максатыбыз — халыкара хәләл индустрия стандарталарына туры килгән продукця җитештерү һәм аны экспортка чыгару», — диде Марат Низамов.

Аның сүзләренчә, күргәзмәдә катнашу өчен Татарстанның эре холдингларыннан заявкалар инде килә башлаган. Хәзер алар белән стандартларны эшләү буенча сөйләшүләр алып барыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!