Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2016

Татарстанның ике предприятиесе инновацион продукция сатып алырга тиешле компанияләр исемлегенә кертелгән

Татарстанның ике предприятиесе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан инновацион һәм югары технологияле продукция сатып алырга тиеш компанияләр исемлегенә кертелгән.

156нчы номерлы Федераль закон белән 2011 елның 18 июлендә кабул ителгән 223нче "Юридик затларның аерым төрләренең товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Аерым алганда, Россия Хөкүмәтенең инновацион һәм югары технологияле продукция сатып алырга тиешле, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан, конкрет заказчыларны билгеләү вәкаләтләре билгеләнгән.

Бүген РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган карар белән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан андый продукция сатып алырга тиешле юридик затларның исемлеге расланган. Исемлеккә 90 оешма кергән, шул исәптән Татарстаннан ике предприятие: "Дәүләт гамәли оптика институты" Фәнни-җитештерү берләшмәсе" ААҖ (Казан) һәм "Серго исемендәге завод" Җитештерү берләшмәсе" АҖ (Яшел Үзән).  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20